Нурлатта комбайнчылар район конкурсына йомгак ясадылар

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Быел комбайнчылар арасындагы район бәйгесендә “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгыннан Әнәс Сәлахов җиңү яулады.

Менә инде дүртенче ел рәттән районда урак нәтиҗәләре буенча иң алдынгы комбайнчыга Владимир Никитин исемендәге күчмә кубок тапшырыла. Шул дүрт ел эчендә Зирекледән Әнәс Сәлахов аны инде икенче тапкыр алды. Беренчесендә ул әлеге бүләккә 2019 елда лаек булган иде. Тотрыклы уңыш нигезендә нәрсә ята соң? Районда тырыш комбайнчылар җитәрлек, “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында гына да аларның саны ике дистәгә якын, һәркайсы үз хезмәтләрен белеп, кырда эшләүнең тәмен тоеп эшли торганнардан. Билгеле, һәр комбайнчының беренче буласы килә.

 – Иң мөһиме – урак башлангач комбайн ватылмасын. Шуңа да уңышка юл әле җәен әзерлек чорында ук башлана дип әйтергә була. Комбайнны уракка ныклап әзерлибез, аннан соң да саклап кына эш итәбез, – ди комбайнчы. Техника сынатмаса, Әнәс Сәлахов үзе һич тә сер бирә торганнардан түгел. Чөнки мәктәптән бирле кырда, техника артында ул. Беренче тапкыр комбайнчы ярдәмчесе булып басуга әле 16 яшендә үк чыга, автомәктәпне тәмамлаганнан соң да авылдан китү турында уйлап та карамый. Җирле хуҗалыкта башта ГАЗ-53, аннан КамАЗ машиналарында эшли, соңрак чөгендер комбайнына күчә һәм менә хәзер дистә ел буена урып-җыю эшләрендә катнашмый калганы юк. Шунысын да әйтик, һәрчак алдынгылар арасында. Быел да әле уракның беренче көннәреннән үк лидерлыкны үз кулына алды һәм берәүгә дә бирмәде. Кызы Адилә белән эшләве дә берникадәр стимул булмадымы икән әле. Быел тәүге тапкыр гына кырга чыкса да, уракның беренче көннәреннән азагына кадәр янәшәдә булды, һич тә зарланмады – тырышлыгы һәм җитезлеге әтисеннән, күрәсең.

Кубок алу – Әнәс Сәлахов өчен үзгә бер горурлык. Хуҗалыкның иң алдынгы комбайнчыларыннан булган Владимир Никитин белән ничәмә еллар дәвамында янәшә торып эшләделәр бит.

– Владимир Анатольевичны башка механизаторлар белән бүген дә еш искә алабыз. Тырыш, ярдәмчел, кеше хәленә керә белә торган иде, гомере генә кыска булды. Ул утырып эшләгән комбайн хәзер дә кырда, аны үзара Никитин комбайны дип йөртәбез, – ди Әнәс Сәлахов.

 Җиңүче кубогы һәм 50 мең сумга акчалата сертификатны Әнәс Сәлаховка Республика көненә багышланган бәйрәм чарасында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тапшырды.

 Күчмә кубок исә матур традиция буенча ел дәвамында Владимир Никитинның туган авылы Чулпан мәктәбендә сакланачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International