Нурлат районы башлыгы авыл халкы өчен кыйммәтле бүләк тапшырды

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Яңа Әлмәттә яшәүче Нигъмәтуллиннар – район башлыгыннан бүләккә савым аппараты алган 20 гаиләнең берсе. Авылда ишле сыер асраучыларның хуҗалыгын бүген савым аппаратыннан башка күз алдына да китереп булмый. Нигъмәтуллиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгында да аннан башка эш бармый. Чөнки бүгенге көндә 5 сыер асрыйлар. Йортта исә терлекләрнең саны 13ләп.

 – Без төп йортта яшибез. Элек тә әти-әниләр терлекне күп асрады. Алардан күреп, без дә шулай гадәтләндек. Бездә элек тә кимендә 3 сыер була торган иде, хәзер баш санын арттырганнан-арттыра барабыз, – ди йорт хуҗасы Рәис Нигъмәтуллин. Иң беренче чиратта сөтчелеккә игътибар бирүләре юкка түгел, чөнки ул гаиләгә көн саен табыш китереп тора бит. Аны кая илтергә дип тә аптырыйсы түгел. Үзе әйтмешли, җирле эшмәкәр капка төбеннән үк килеп ала, акчасын да китереп үк бирәләр. Өстәвенә, хәзер сыер саву да проблема тудырмый, савым аппаратлары эшләрен күпкә җиңеләйтә. Вакыт та янга кала, физик көч түгәргә дә кирәкми.

 – Савым аппаратын 2014 елда сатып алдык, шактый искерде, яңаны алырга дип уйлана башлаган идек инде. Шуңа да район башлыгы Алмаз Әхмәтшин савым аппараты бүләк иткәч, бик сөендек, – ди ул.     Рәис һәм Айгөл Нигъмәтуллиннар өчен шәхси ярдәмче хуҗалык төп керем чыганагы түгел, чөнки икесе дә эшли әле. Әмма терлек асраудан кергән акчалар да гаиләне алып барырга яхшы ук ярдәм. Терлек азыгын да нигездә үзләре әзерләргә тырышалар. Быелгы коры елда да кышка җитәрлек запас туплаганнар: авыл янәшәсендәге болынлыклардан печән әзерләгәннәр, җирле хуҗалык кырларыннан салам җыйганнар, пай җирләре хисабына бөртеген дә алганнар. Җитмәгәнен исә сатып алачаклар. Анысына дәүләттән савым сыерлар асраучыларга бирелә торган субсидия ярап куйган.

Нигъмәтуллиннар өч бала тәрбияләп үстерәләр, олы уллары Рәмис 9нчы сыйныфта укый, игезәкләр Рияз белән Нияз да 7нче сыйныфта, кул арасына кереп киләләр инде. Әти-әниләренең иң беренче ярдәмчеләре алар. Күп вакытта кушканны да көтеп тормыйча, терлекләргә азык салу, асларын тазарту сыман эшләрне үзләре үк бик җитез башкарып куялар. Олы уллары Рәмис хәтта савым аппараты белән дә эшли белә – кайчагында сыерларны ул сава. Әнә шулай, тату гаиләдә эш бүлешеп тору юк, бар хезмәтне бергәләшеп башкаралар, балалар да кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә. Ишле хуҗалыкта шунсыз булмый да.

Иске Әлмәт авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 408 баш мөгезле эре терлек асрала. 38 хуҗалыкта савым сыерларның саны 3 һәм аннан да артыграк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International