Әлеге язманың идеясен безгә газета укучыбыз бирде: “Элегрәк газетада тәҗрибәле виноградчыларның әлеге бакча культурасын үстерү буенча киңәшләрен бастыралар иде. Рубриканы яңартсагыз, бик яхшы булыр иде. Хәзер күпләр үз участокларында виноград үстерә бит һәм эшли белгән кешеләрнең киңәшләре берәүгә дә артык булмастыр...”
Без аның үтенечен истә тотып, Юрий Терентьевка мөрәҗәгать иттек. Ул Нурлатта танылган виноградчыларның берсе булып санала, чөнки бу эш белән инде 20 ел шөгыльләнә, ә бит моның өчен махсус укымаган. Тәҗрибә исә үз сынау һәм ялгышлары белән килгән. Әмма шунысын да әйтик, ул елларда утырткан беренче виноград үсентеләре әле бүгенге көнгә кадәр җимеш бирә һәм ел саен яхшы уңыш белән сөендерә. Десерт сортлы виноградның иң зур тәлгәшләре быел 1-1,5 килограммга кадәр җиткән.
Экзотика түгел инде
Нурлат бакчачылары участогында виноград күптән инде экзотика түгел. Безнең зонада аны үстерү нормага керде. Әлеге җиләк талымсыз. Ялкауланмыйча, тиешенчә тырышлык күрсәткәндә һәркем аннан яхшы уңыш ала ала.
Кышкыга каплыйбыз
Төп десерт сортларын без җыеп алдык инде. Бу көннәрдә бездә киң таралган һәм яхшы үсүче “Изабелла” сортлысын җыеп аласы гына калды. Аннан соң инде куакларны кышкылыкка да әзерли башларга була. Биредә һәр сортка аерым якын килергә кирәк. Мәсәлән, “Кеша” бик зур уңыш бирә, җимешләре сусыл һәм татлы. Әмма безнең климатик зонада без теләгәнчә үк яхшы кышлый дип әйтеп булмый. Аны җиргә яткырып, чыршы ботаклары белән каплыйбыз. Нәкъ чыршы ботаклары алырга кирәк. Чөнки әлеге ылыслы агачның инәләре вак һәм тычканнар алар аша ботакларга уза алмыйлар. Ә менә нарат ылыслары кимерүчеләр өчен куркыныч түгел. Ботакларны туфрак белән томаламыйбыз, катыргы белән капларга була, әмма пленка белән ярамый. Боларның барысын да беренче суыкларга кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Кар исә өстәмә ышыклагыч катлам булып хезмәт итәчәк. Аны яхшылап таптарга кирәк булачак, әмма арттырып җибәрмәгез. “Изабелла” сорты белән бар да җайлырак. Соңгы өч елда без аны томаламыйбыз да. Үрмәләткән урыннарында гына калдырабыз.
Авыруларны җиңгәнсез икән...
-Билгеле булганча, виноградның ике төп авыруы бар: милдью һәм оидиум. Гади генә әйткәндә, җимешләр һәм яфракларда күгәрек барлыкка килә. Безнең участокны да читләтеп үтмәде ул. Көрәш өчен түбәндәге ысулны кулланам: үсентене кышкыга томалар алдыннан аларга тимер купоросы бөрким. Бакыр купоросы белән бутый күрмәгез.
Кисү өчен яз җиткәнен көтәбез
-Ботакларны без гадәттә язын кисәбез. Чөнки ул вакытта куакның ничек кыш чыкканы күренәчәк. Артык, зыян килгән ботакларын кисеп атарга кирәк, карандаштан юкарак булган ботаклар, җимеш биргән чыбыклар, гадәттә, кыш чыга алмый. Куак җәелеп үсеп китсен өчен яннан чыгып үскән 3-4 үсенте дә җитә. Ботакларны шпалерларда горизонталь урнаштыру яхшы. Шул ук вакытта сәламәт ботакларны, үрчетү өчен, чыбыкчага алабыз. Чыбыкчаның калынлыгы карандаштан юкарак булырга тиеш түгел. Өч бөре озынлыгында кисәбез. Беренчесен, өстәгесен өске якта калдырып, калганнарын җиргә күмәбез. Чыбыкчаларны, гадәттә, теплица периметры буйлап утыртабыз. Помидор-кыярлар белән җәй көне ул яхшы тамыр җибәрәчәк. Әлбәттә, барысы да түгел, әмма әлеге ысул белән утырткан чыбыкчаларның 70-80 проценты китәчәк. Кышка аларны базга куймыйбыз. Бу озак һәм бик ышанычлы түгел. Барысы да тәҗрибә белән килә. Кайчан утыртырга?
-Үсентеләрнең хәленә карап. Ныгыган чыбыкчаларны инде сентябрьдә үк даими урынга күчереп утыртырга була. Кечкенә һәм зәгыйфьләрен шул ук теплицада язга кадәр калдырырга мөмкин, аларны шулай ук чыршы ботаклары һәм кар белән капларга кирәк. Язын алар яхшырак китәчәкләр. Виноград дым ярата, әмма аңа суны кыярга сипкән кебек күп һәм еш сибәргә ярамый. Өлгергән черемә, минераль ашламалар кертергә, тирән итмичә бер метрга кадәр радиуста җирне казырга мөмкин.
-Каян сатып алырга?
Хәзер виноградның көньяк сортларын китерә башладылар, аларны челтәр кибетләрендә тәкъдим итәләр. Җәелеп киткән үсентеләр игътибарны җәлеп итә, әмма ашыгырга кирәкми. Шуны истә тоту мөһим: сайлау вакытында безнең зона өчен төп фактор – кышны чыга алырлык булсын. Дөрес япкан очракта да көньяк сортларының барысы да салкынга чыдамый. Шуңа күрә үсентеләрне җирле виноград үстерүчеләрдән, Татарстан селекционерларыннан сатып алырга кирәк. Безнең зонадагы махсус питомникларда үстерелгән үсентеләргә өстенлек бирсәгез, ялгышмассыз.
Тәлгәшләргә яктылык кирәк
-Артык яфракларны өзеп атарга кирәк. Бу үсемлек бар көчен яшел массага түгел, җимешләр формалаштыруга юнәлтсен өчен эшләнә. Һәм җимешләргә яктылык үтеп керсен өчен дә мөһим ул. Андый очракта алар сокны тизрәк җыеп, яхшырак өлгерәчәкләр. Әмма биредә дә артык тырышып җибәреп, куакның барлык яфракларын кисәргә кирәкми. Алар үсемлекнең фотосинтезы өчен кирәк булачаклар. Виноград үстерү күпләр өчен авыр эш кебек тоела. Чынлыкта исә бөтенләй башкача. Бары аның кайбер үзенчәлекләрен белергә генә кирәк, ул вакытта инде үз участогыңда да бай уңыш җыеп алырга була. Әлеге кызыклы эштә һәркемгә уңышлар телим.