Татарстан экология министры бердәм сайлау көнендә Нурлатта тавыш бирде

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков бүген, 19 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен күчмә тавыш бирү талоны белән сайлауда катнашу өчен Нурлатка килде.

Үзе тавыш бирә торган сайлау участогына барыр алдыннан ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән Каравыл Тавында урнашкан 2362 нче участокта булды.

Александр Валерьевич участок сайлау комиссиясе эшен уңай бәяләде, аның әгъзалары һәм күзәтүчеләре белән аралашты. Аннары ул шәһәр гимназиясендә урнашкан 2332 нче сайлау участогына юл тотты. Биредә Александр Шадриков үзенең гражданлык бурычын үтәде, депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирде.

"Бүген мин Нурлат муниципаль районында сайлау участокларында булдым, биредә зур эш башкарылуы, барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүе күренә. Сайлау комиссияләре әгъзалары аерым рәхмәт сүзләренә лаек, алар өч көн дәвамында иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшлиләр. Нурлатлылар бүген бик актив, сайлау участокларына гаиләләре белән килә. Бүген мин үз тавышымны Россия Федерациясенең, аерым алганда Татарстан Республикасының тотрыклылыгы һәм үсеше өчен бирәм", - диде Александр Валерьевич.

Тавыш биргәннән соң республиканың баш экологы шәһәрдәге кайбер объектларны:«Тиенкәй» балалар бакчасын, «Кондырча» ландшафт паркын, Шашин урамындагы күл территориясен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International