Күзәтүчеләр Нурлатта сайлаулар барышын күзәтә

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә район буенча 233 күзәтүче эшли.

Күзәтүчеләр тавыш бирү өчен барлык участокларда да тавыш бирүнең чисталыгын һәм үтә күренмәлелеген күзәтә, алар сайлау участогында булган барлык хәлләрне тикшереп тора.

Нурлат муниципаль районының иҗтимагый советы җитәкчесе Флюра Морзаханова Нурлат гимназиясендә урнашкан 2332 нче сайлау участогында эшли.

«Мин -Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы күзәтүчесе. Бүгенге көндә закон бозу очраклары теркәлмәде. Тавыш бирүнең өч көнендә дә нурлатлыларның гражданлык активлыгы күрсәтүе бик күңелле. Сайлауларга килгән яшьләрнең активлыгын билгеләп үтәсе килә, димәк, үз карашлары бар», – дип билгеләп үтте Флюра Җәмаловна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International