Күпләр билгеләп үткәнчә, бергә сайлауга йөрү матур традициягә әверелгән.
Шәһәрнең 2нче мәктәбендә урнашкан 2331нче сайлау участогы сайлаучылар саны буенча районда иң эреләрдән санала, биредә исемлекләрдә 2556 кеше исәпләнә. Моннан тыш, участокта Нурлат шәһәренең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар да узды һәм сайлаучыларга берьюлы өч бюллетень бирелде.
– Нурлатлылар иртәдән активлык күрсәтәләр, – диде Бердәм тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссиясе рәисе Галина Грачева. – Участогыбыз алдагы көннәрдә дә буш тормады. Сайлауларның чисталыгын 6 күзәтүче тикшереп тора, тәүлек әйләнәсе режимында ике камера эшли.
Сайлауларның өч көн дәвамында узуы аркасында исә һәр өч көндә дә участокта кешеләр күпләп җыелуы күзәтелмәгән. Шулай да барлык ковидка каршы чаралар да истә тотылган, комиссия әгъзалары, ә алар биредә 12әү, саклану костюмнарыннан, сайлаучылар белән ике арага исә үтә күренмәле экраннар урнаштырылган иде.
Күп кенә нурлатлылар сайлау участогына гаиләләре белән килә. Шәһәрдә яшәүче 85 яшьлек Зинаида Жукова сайлауларга оныгы Виктория белән килде.
"Сайлауларга һәрчак йөрим, һәм менә соңгы елларда оныгым белән киләбез. Хәер, күпләр бер тавышның берни дә хәл итмәячәген әйтсә дә, башкача уйлыйм. Һәр тавыш мөһим», – диде Зинаида Васильевна.
Елена һәм Юрий Исаевлар өчен дә сайлауларда гаилә белән катнашу инде матур традициягә әверелгән. – Көн бик матур. Сайлауларда да катнашабыз, урамда һава сулап йөреп тә кайтабыз. Балалар кечерәк булганда алар да килә иде, – дип уртаклаштылар алар.
Исаевларның 5 балалары, 9 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар икән. Шунысы сөенечле, балаларының барысы да гаиләләре белән туган шәһәрләрендә төпләнеп калганнар һәм тырышып хезмәт куялар. Әлбәттә инде, илебез өчен мөһим булган әлеге вакыйгадан алар да читтә калмаган.