Урман хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Урман тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан матур бүләк алдылар – Нурлат урманчылыгының административ бинасы капиталь ремонттан соң ачылды.

Җылы төсләргә буялган стеналар, яңа җылылык радиаторлары, тәрәзәләрдә заманча жалюзилар... Әлеге шартлар уңышлы эшчәнлек өчен бик кулай.

 – Мондый кабинетта, әлбәттә, эшләве дә рәхәт, – дип уртаклашты урманчылыкның баш бухгалтеры Халидә Зыятдинова. Ул тәҗрибәле хезмәткәрләрдән, тармакта 1992 елдан бирле эшли. Кадрлар буенча белгеч Наталья Ерофееваның да стажы 30 ел булып килә инде. Чулпан участок урманчылыгы мастеры Сергей Сашин урманга 40 елдан артыграк гомерен багышлаган... Гомумән, әлеге тармакка бер тапкыр килгән кеше биредә гомерлеккә кала. Аларның тарафдарлары булуы да сөендерә – яшьләр урманчылар сафына бик теләп баса. Мисал өчен, Нурлат урманчылыгының урман хуҗалыгы бүлегендә 4 инженер эшли, һәм аларның барысы да – яшь буын вәкилләре. Ольга Захарова урманчылыкка Лубянск урман техник колледжын тәмамлаганнан соң килгән. Һәм узган ел яшь белгеч буларак хәтта Татарстан Президентының матди ярдәмен дә алган.

 – Мин дөрес юл сайладым, дип уйлыйм, шуңа күрә укуымны дәвам иттерергә булдым һәм бүген Казан аграр университетының урман хуҗалыгы институтында читтән торып белем алам, – дип уртаклашты кыз. Аның коллегалары – авиация институтын тәмамласа да, урман тармагын сайлаган Анастасия Денисова да, табигатькә мәхәббәте урман техник колледжына китергән Татьяна Вәлиева да үзләренең бирегә күңел кушуы буенча килүләрен билгеләп үтәләр. Анастасиянең исә тормыш иптәше дә әлеге тармакта – урман хуҗалыгында эшли, шул рәвешле, район урманчыларының гаилә династияләренә тагын берсе өстәлде. Рәфис Сәмигуллин да бу юлны сайлавына үкенми. Нурлат урманчылыгына ул 5 ел элек, архитектура-төзелеш университетын “тирә-як мохитне инженерлык ягыннан саклау” белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң килгән. Бу көннәрдә урманчылыкта эшләүче яшьләр дә, тәҗрибәле белгечләр дә шатлык хисләре кичерә. Чөнки Урман хезмәткәрләре көне алдыннан алар өй туе сыман тантаналы вакыйга билгеләп үттеләр. Капиталь ремонт аларның кабинетларын тулысынча үзгәртте. Бу – беренчедән. Икенчедән, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларда кунаклар булып китте: республика урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәрәв һәм район башлыгы урынбасары Линар Маняпов аларны масштаблы ремонт эшләренең тәмамлануы һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

 – Урман хуҗалыгы учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы узган елдан гамәлдә. Ул республика Президенты теләктәшлеге белән тормышка ашырыла. Ремонт бик сыйфатлы ясалган, биредә якты, җылы һәм уңайлы, хезмәткәрләр өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров, кабинетларны караганнан соң. Әлеге республика программасы буенча 2020 елда Нурлат урман хуҗалыгының производство участогы – II типтагы урман-янгын бинасы капиталь ремонтланган иде. Линар Маняпов урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, яңарган бинада нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев районның урман тармагына күрсәтелгән игътибар өчен барлык коллектив исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Чыннан да, биредә яхшы шартлар тудырыла, тармакка яшьләр килә, димәк, аның киләчәге бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International