Нурлат урамында чираттагы ишегалды бәйрәме узды

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Нурлатта «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында капиталь ремонттан соң ишегалларын ачу дәвам итә.

 Кичә Нурлат урамында яшәүчеләр дә ишегалды бәйрәмен билгеләп үтте. 29нчы номерлы йорт ишегалды территориясендә чын күңел ачу чарасы башланды, мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен күңел ачу программасы оештырдылар, күңелле музыка яңгырады.

Биредә яшәүчеләрне котларга шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров, шәһәр Советы депутаты Александр Иванов, «Торак» идарәче компаниясе җитәкчесе Минсәгыйт Хәсәнҗанов килде.

Быел Нурлатта «Безнең ишегалды» программасына 16 ишегалды территориясе кертелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International