17 сентябрь – сайлауларның беренче көнендә Бикүле татар халык театры спектакль премьерасын тәкъдим итте.
Беренче булып драматург Данил Салиховның «Язмыш» әсәре буенча куелган спектакльне Бикүле халкы карады.
"Әзерлек эшләрен март аенда ук башладык, – дип уртаклашты Бикүле мәдәният йорты директоры Тәнзилә Әгълетдинова.
- Спектакльдә безнең труппаның 8 үзешчән артисты катнашты. Берничә ай дәвамында без репетиция ясадык, уйлап таптык һәм декорацияләр ясадык. Бу юлы сәхнә бизәлешенә яңача якын килдек: спектакль вакытында проекторда тематик презентацияләр күрсәтелде. Тамашачылар өчен матур буклетлар һәм афишалар бастырылды.
Тамашачыларның җылы кабул итүләренә һәм алкышларына карап, спектакль аларның күңелләренә хуш килгән. Тиздән халык театрының яңа әсәрен район тамашачылары да карый алачак.