Яңа Иглай авылында яшәүче хезмәт ветераннары өйдә тавыш бирә

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Яңа Иглайда яшәүче Вәлиәхмәт һәм Сания Галимовларга 86 һәм 85шәр яшь. Берничә ел элек, бәйрәмгә барган кебек, сайлау участогына үзләре йөри торган булганнар. Хәзер исә өйдә тавыш бирәләр.

– Музыка уйный, барысы да матур киенеп, шат күңел белән киләләр иде, – дип искә алды Сания Галимова. – Хәзер участокка үзебез бара алмасак та, тавышыбызны бирәбез. Шуңа күрә дә алар участок сайлау комиссиясе әгъзасы Рәдинә Бикиева һәм күзәтүче Зөлфия Хөсәенованы көтелгән кунаклар кебек каршы алдылар.  Радинә Бикиева сайлаулар барышында инде өченче тапкыр сайлаучыларның өйләренә бара.

"Өлкәннәр безне бик яхшы кабул итәләр, ярдәмчел, барысы белән кызыксыналар. Мин үзем дә сайлауларга уңай карыйм, Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», – дип уртаклашты ул.

Радинә Бикиева кебек үк, тавыш бирүнең беренче көнендә Зөлфия Хөсәенова да сайлау участогында үз тавышын бирде

– Сайлау кампаниясендә 20 еллап катнашам, – диде Зөлфия Хөсәенова.

 – Еш кына сайлаучыларны өйләренә барып тавыш бирдертергә туры килә. Өлкән яшьтә һәм авыру булсалар да, тавыш бирүдән читтә калырга теләмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International