Яңа Иглай сайлау участогында беренче тапкыр 13 сайлаучы тавыш бирәчәк

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Яшьләрнең позитивлыгы да сөендерә. Әлеге участокта 13 сайлаучы бу мөһим сәяси вакыйгада беренче тапкыр катнашкан. Алар өчен символик бүләкләр дә әзерләгәннәр. Алар арасында Гөлинә Бикеева да бар. Ул Казан энергетика университетының икенче курсында белем ала. Ә бу вакыйга чынлыкта да Гөлинә хәтерендә озак сакланыр. 2339 нчы сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмис Бикинеев аңа истәлекле бүләк тапшырды.

– Сайлауларда беренче тапкыр катнашам. Тавыш бирүдән беркем дә читтә калырга тиеш түгел, дип саныйм. Чөнки ул безнең киләчәгебезне билгели. Депутатлар яшьләрнең мәнфәгатьләрен якласыннар, алар өчен тагын да күбрәк программалар кабул итсеннәр иде, – дип үз теләген җиткерде ул.

 Авыл кешеләренең активлыгын әлеге сайлау комиссиясе рәисе Рәмис Бикинеев та билгеләп үтте.

 – «Безнең участокта беренче тапкыр 13 яшь сайлаучы тавыш бирәчәк. Нигездә, алар барысы да студентлар. Кемдер өйләренә бүген кич белән генә кайта, шуңа күрә алар үз тавышларын иртәгә бирәчәкләр. Шунысы куанычлы, безнең яшьләр бу яктан зур активлык күрсәтә. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучы яшь сайлаучылар өчен без истәлекле бүләкләр әзерләдек", - дип билгеләп үтте участок сайлау комиссиясе рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International