Сайлауларның икенче көнендә нурлатлылар «Татарстан кроссы-2021» ярышларына кушылды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Массакүләм йөгерү «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үткәрелә.

Ярышлар “Ак Барс” Спорт үзәге территориясендә үтте. Катнашучылар арасында стартка быел әле яңа гына басучылар да, кросска беренче еллардан ук кушылучылар да бар иде. Мәсәлән, Ерепкинодан спорт ветераны Анатолий Савгачевка 71нче яшь, әле күптән түгел генә Физкультурачылар көнендә район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булган. Ул – Советлар Союзы Герое Анатолий Кузнецов истәлегенә традицион җиңел атлетика ярышларының “пионер”ларыннан һәм актив катнашучыларыннан берсе, Бөтенроссия йөгерү көненнән дә читтә калмый.

– Көн саен йөгерәм. Август аенда гына да 315 километр җыелды. Менә бүген дә иртәнге 6дан йөгереп кердем, сайлау участогына барып, тавыш бирдем. Аннан инде бирегә килдем, мондый чаралар минем өчен һәрчак бәйрәм, сәламәт булуыбызга шатланып яшәргә кирәк, дип саныйм, – ди Анатолий Михайлович. Ярышларга килүчеләр арасында Анатолий Савгачевның якын дусты, Нурлатның шулай ук актив спортчыларыннан берсе Илгиз Сафин да бар. Күбрәк велоспорт белән мавыкса да, чаңгы ярышлары һәм йөгерүдән дә читтә калмый.

 – Быел өч веломаршрут буенча гына да барлыгы 1150 километр юл уздым. Самара, Ульян өлкәләрендә, Татарстан районнары, Болгар шәһәрендә булдым. Сәяхәтем барышында һәрчак матур үзгәрешләрне күреп шатланам, – ди ул. Ветераннарның ярышларда катнашуы үсеп килүче буынга бик матур үрнәк булды. Нурлат районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашында узган VIP-ярыш сыман ук. Оешма, учреждениеләр җитәкчеләре белән берлектә стартка басып, ул беренче урынны яулады.

 – Бөтенроссия йөгерү көнендә ел да катнашырга тырышам. Йөгерү – спортның массакүләм төре. Бүген катнашучылар арасында балалар, яшьләр бик күп. Безгә карап спортка тартылсыннар, аның төрле төрләре белән шөгыльләнсеннәр, көр кәеф алсыннар иде, – дип билгеләп үтте Линар Нурисламович. VIP-ярыш катнашучылары арасында “Ледок” спорт мәктәбе директоры Михаил Белов та бар иде. Богдашкино авылыннан Беловлар бу көнне кросста бөтен гаиләләре белән катнаштылар дип әйтергә була. Михаил Ивановичка ике кызы – Дарья белән Кристина һәм улы Захар кушылдылар. Захарга әле 4 яшь ярым гына, ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы. Биредә ул тәүге – “бронза” медален яулады. Гомумән, гаиләнең бүләкләр янчыгы бу көнне өч “көмеш” һәм бер “бронза” медаль белән тулыланды. Захар һәм Иске Чаллыдан кызлар арасында шулай ук өченче урынны яулаган Лиза Захарова кроссның иң яшь катнашучылары булдылар. Ярышларның барлык җиңүчеләре һәм призерлары медальләр, грамоталар, шулай ук иганәчеләрдән бүләкләр алдылар. Нурлатлылар биредә үк Бөтенроссия “ГТО” хәрәкәтенә дә кушылды, спорт үзәге территориясендә нормативлар тапшыру мәйданчыгы эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International