Тавыш бирүнең икенче көнендә, 18 сентябрьдә, Яңа Иглай авылының мәктәп бинасында урнашкан 2339нчы сайлау участогы ачылганчы ук бирегә халык агыла башлады.
"Безнең сайлау участогы чикләренә Яңа Иглай, Якты Күл һәм Иске Иглай авыллары, Некрасовка һәм Тукай бистәләре, Клиновка тимер юл разъезды керә. Безнең участокта сайлаучылар саны 758. Бүген беренче сайлаучылар сигез тулганчы ук килде", - диде 2339 нчы сайлау участогының участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмис Бикинеев.
Яңа Иглай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сайлауларга җитди каравы, тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогына 300 дән артык сайлаучының килүе, аларның 69ы өйдә тавыш бирүе дә аларның активлыгы турында сөйли. Өйдә тавыш бирү өчен 2 күчмә тартма бар. Әлеге сайлау участогының иң өлкән сайлаучысы Фәизә Гобәйдуллина да өйдә тавыш бирәчәк, аңа 96 яшь.