Нурлат журналистлары 18 минут эчендә 18 миләш үсентесе утыртты

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Дулкынландыргыч бәйрәм – беренче мәхәббәт көнендә Нурлат журналистлары 18 минут эчендә 18 миләш үсентесе утыртты.

Яраткан шәһәребезгә мәхәббәтебезне белдерүнең үзенчәлекле билгесе булды.

“Без шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешебезне керттек. Сквер нурлатлылар яратып килә торган урынга әверелер, дип уйлыйм”, – диде “Нурлат-информ” җитәкчесе Резеда Гиняева.

Журналистлар агач утыртуны тәҗрибәле урманчы – Восход участок урманчылыгының участок урманчысы Илдар Йосыпов җитәкчелегендә башкарды. Нурлат урманчылыгында ул 2013 елдан, Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаганнан соң бирле эшли.

“Иң мөһиме – үсемлекнең тамыры тыгыз ятсын өчен, тигез, тирән чокыр казырга кирәк. Туфрак белән күмеп куйганнан соң, төбен яхшы итеп таптарга һәм мул итеп су сибәргә”.

Урманчы исә миләшнең бер үзенчәлеген дә ачты: ачык урында ул өскә түгел, ә җәелеп үсә икән, чөнки аңа яктылык җитәрлек була. Ә җимешләренең файдасы цитруслыларга һәм кишергә караганда да күбрәк.

Эшне тизрәк тәмамлап, журналистлар көр кәеф белән һәркайсы үз сайлау участогына юл тотты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International