Сайлау көнендә Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Ярминкә шәһәр үзәгендә – Кооператив урамында уза.

Шимбә көне күп кенә нурлатлылар өчен ярминкәдән башланды, анда күпләр район авылларыннан китерелгән көзге продукция алырга ашыкты.

«Кышка запас ясап калырга вакыт җитте. Тагы әйләнәбез әле, кишер дә кирәк, башка нәрсәләр дә очрар бәлки», - дип уртаклаштылар Нурлаттан Мәүлетовлар.

Нурлатта традицион сезонлы ярминкәләр җәйдән үк старт алды, аларның һәркайсында киң ассортиментта продукция тәкъдим ителә. Бу юлы да ул шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кооперативлар һәм шәхси эшмәкәрләр актив катнашында узды.

Якты Күлдән Наилә һәм Мансур Яруллиннарның машина таккычында тәгәрәшеп яткан кабаклар яныннан да берәү дә битараф кына узып китә алмады. Нинди генә сортлысын үстермәгән бакчачылар аның.

– Баллылары, әфлисун, ананас сортлылары да бар, – дип мактый-мактый яшелчәләрен тәкъдим итте Наилә апа.

Янәшәдә генә сату итүче Минвасыйл Садретдиновтан исә күпләр чамалы бәяләрдән кышкыга кишер, аш чөгендере сатып алды. 44 сутыйлы участогында ел саен бәрәңге белән бергә кишер, чөгендер, суганны күпләп үстерә икән. Быел уңыш күпкә тыйнаграк булган – 15 капчыклап кишер, 200ләп килограмм чөгендер җыеп алган. Ә ярминкәгә үзе үстергән яшелчәләр белән бергә күршеләренекен дә алып килгән иде әле. Кыскасы,  ярминкәдә шәһәрлеләр бу юлы да җаннары теләгән бар нәрсәне дә таба алдылар.

Итнең төрле төрләре, сөт, яшелчәләр, камыр ризыклары, бал, балык, җиләк-җимеш белән бергә яңа өлгергән бакча һәм кура җиләкләре дә очрады. Бакчачылар агач-куак үсентеләре дә сайлап алды, алмагач, җиләкләрнең җирле сортларын исә “Ягодный рай” кооперативы тәкъдим итте.

Иртәдән ярминкәне оештыру белән Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты. Күп кенә нурлатлылар продукция ассортиментыннан канәгать калды,  ярминкәдән соң тавыш бирү өчен халык үз сайлау участокларына ашыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International