Кариев урамындагы 40 һәм 42нче йортларда яшәүчеләр чын бәйрәмне билгеләп үттеләр-биредә капиталь ремонттан соң «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында тантаналы рәвештә ишегалдын ачтылар.
Күршеләрнең шатлыгын уртаклашырга күп балалы әни Ирина Павлова да чыкты.
42 нче йортта яшәүче Оксана Хвалеева да бәйрәмнән читтә калмады.
«Быел безнең ил өчен мөһим сәяси вакыйганы без яңартылган ишегалды белән каршылыйбыз, - диде ул. – Чияле Аланда теркәлгән булсам да, мин монда өченче ел яшим. Ерак булуына карамастан, авылга барып, беренче көнне үк сайладым. 20 елга якын Урта Камышлы сайлау комиссиясе әгъзасы, 6сы аның рәисе булып тордым. Шуңа күрә һәр тавышның әһәмиятен аңлыйм".
Тулаем алганда, быел «Безнең ишегалды» программасына 16 ишегалды керде.