Әкрам Минапов, тыл хезмәтчәне, Иске Әмзә авылында яши.
- Миңа 89 яшь. Сугыштан соңгы авыр елларда да сайлауларны калдырган булмады. Беренчеләрдән булып сайлау участогына хәзер дә килергә тырышам. Быел да барам, чөнки Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашу һәм шәхси фикер белдерүне үз бурычым дип саныйм.
Илебезнең киләчәге дә тыныч, имин булсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз бәхетле булсын өчен, һичшиксез, тавыш бирергә кирәк, дип саный Әкрам Минһаҗ улы.