Шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә урнашкан 2333нче номерлы сайлау участогында иртә таңнан ук кеше күп иде инде.
Иван Федорович һәм Елизавета Николаевна Абрамовлар гаиләсе дә үз тавышларын беренчеләрдән булып бирде
«Без 45 ел бергә, бер генә тапкыр да сайлауларны калдыру очрагы булмады, - дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Бу юлы беренче көнне үк килергә булдык. Ә нигә кичектерергә? Без гражданлык бурычыбызны үтибез һәм илдә тотрыклылык өчен тавыш бирәбез".
Нурлатлы Александр Николаевич Абрамов та ел саен мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмый.
«Беренче тапкыр ярты гасырга якын элек тавыш бирдем, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
- Ул вакытта мин тепловоз машинисты ярдәмчесе булып эшләдем. Тимерьюлчылар клубында үз тавышымны бирдем. Хәзер дә хәтерлим, бик күңелле булды: музыка уйнады,артистлар чыгыш ясады, чәй эчтем... 3 балам һәм 5 оныгым бар, мин аларның якты киләчәге өчен тавыш бирәм».
Бу участокта сайлаучылар исемлегендә 2558 кеше. Бүгенге көндә 171 сайлаучыдан участокка өйдә тавыш бирү турында телдән һәм язма мөрәҗәгатьләр килде.
"Аларга өч көн дәвамында сайлау комиссиясе әгъзаларыннан торган ике төркем чыгачак", - диде сайлау участогы рәисе Нонна Тихонова.
Участокта барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлгән. Керү юлында термометрия үткәрелә, сайлаучылар кулларын дезинфекция чаралары белән эшкәртәләр.
Һәр сайлаучыга битлек, ручка һәм перчаткалар бирелә.
Кемдә дә булса тән температурасы ачыкланган очракта, вакытлы изоляция кабинеты каралган, анда да сайлау процессын узарга мөмкин. Кирәк булган очракта, сайлаучы биредә медицина ярдәме дә ала ала.