Нурлат районында сайлау участоклары иртәнге 8дә ачылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген Россиядә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башлана.

Нурлатлылар иртә таңнан тавыш бирергә актив килде. Шулай итеп, «Грани» мәдәни-ял үзәгендә урнашкан 2327нче номерлы участокта сайлаучылар сайлау участогы ачылганчыга кадәр үк җыела башлады.

Нурлат районында 56 сайлау участогы бар: шәһәрдә-16 һәм авылларда-40. Исегезгә төшерәбез, сайлаучылар саны 1000нән артып киткән 12 шәһәр сайлау участогы видеокамералар белән җиһазландырылган. Шулай итеп, бу өч көн тавыш бирү вакытында алар тәүлек буе видеотрансляция алып барачаклар, ә аларның язмасы ел дәвамында сакланачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International