17, 18, 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатларын сайлау уза.
Өч көн дәвамында шәһәрдә һәм авылларда сайлау участоклары 8.00 дән 20.00гә кадәр ачык булачак.
Бу көннәрдә районда 9 округ буенча Нурлат муниципаль районы һәм шәһәрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау да узачак.
Бу сайлаулар-безнең ил өчен иң мөһим вакыйга, һәм һәркем анда катнаша һәм үз гражданлык позициясен белдерә, Россия Дәүләт Думасында үзенә күрсәтелгән ышанычны акларга сәләтле лаеклы кандидат өчен тавыш бирә ала. Сайлауларда һәр тавыш мөһим. Һәркайда ковидка каршы чаралар үтәләчәк.