Бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренче тавыш бирү көне башланды.
Нурлатлылар иртә таңнан тавыш бирергә актив килде. Әйтик, «Грани» мәдәни-ял үзәгендә урнашкан 2327нче участокта сайлаучылар сайлау участогы ачылганчы ук җыела башлады.
Нурлат районында 56 сайлау участогы бар: шәһәрдә-16 һәм авылларда-40. Исегезгә төшерәбез, сайлаучылар саны 1000нән артып киткән 12 шәһәр сайлау участогы видеокамералар белән җиһазландырылган. Шулай итеп, бу өч көн тавыш бирү вакытында алар тәүлек буе видеотрансляция алып барачаклар, ә аларның язмасы ел дәвамында сакланачак.