Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медаленә лаек булды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини эшчәнлек юнәлешендә нәтиҗәле эше, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытудагы казанышлары өчен аңа бүләкне ТР Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы барышында тапшырды. Утырыш Чистай районы мөхтәсибәтендә узды.