Нурлатлылар «Татнефть» иҗтимагый советы утырышында катнашты

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

15 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» компаниясе Татарстанның көньяк-көнчыгышы территорияләрен социаль үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый советының йомгаклау утырышын үткәрде.

Аның эшендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе дә катнашты. Делегация составына Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова һәм 2 нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Бурлакова керде.

 

Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов рәислегендә 2020-2021 елларда компаниянең социаль эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм муниципаль районнар өчен яңа грант программасын тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International