Ветеринарлар көзге чорда йорт кошларын ябып асрарга киңәш итә

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

– Россиядә кош гриппы буенча катлаулы хәл килеп туды. Сәнәгый кошлар әле азмы-күпме сакланган, ә менә районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ачык шартларда асрала торган кошкортка куркыныч яный, – ди ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлеге консультанты Ольга Алексеева.

 – Кыргый кошлар вирусны таратучылар булып санала, көзен җылы якларга очып киткәндә алар кырларда, сулыкларда һәм торак пунктларда тукталып, йорт кошларына авыру йоктыра. Шуңа да йорттагы кош-кортны ябып асрарга кирәк. Якын араларда аларны суя башласагыз да яхшы булыр. Чөнки вирус һава-тамчы юлы белән күчә һәм хуҗалыкка эләкте икән, зур чыгымнар китереп чыгарырга мөмкин. Билгеле булганча, кош гриппы бер генә кошка йокса да, хуҗалыктагы бөтен кош-корт юкка чыгарыла. Кошларның массакүләм авыру яки үлү очраклары булса, бу хакта кичекмәстән ветеринария табибларына яки район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International