Район мәктәпләре сайлау кампаниясе чорында штат режимында эшлиләр

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрелү сәбәпле, безнең район мәктәпләрендә уку процессын оештыруга кагылышлы күп кенә сораулар килә. Бу сорауны без район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллинага юлладык.

"Сайлаулар вакытында шәһәр һәм район мәктәпләрендә уку процессы гадәти режимда дәвам итәчәк. Бу чорда музейларда дәресләр үткәрү, күчмә чаралар, экскурсияләр, практик дәресләр, походлар, спорт ярышлары һәм башкалар оештыру һәм үткәрү күздә тотыла. Шулай итеп, сайлау кампаниясе чорында белем бирү процессын оештыру төп белем бирү программасыннан һәм мәктәп уку планнарыннан тайпылмыйча  мөмкин булачак. Моннан тыш, 1-4 сыйныф укучыларының белем бирү процессы да, алар өчен каралган кайнар аш белән тәэмин итү кебек үк, саклана", - дип билгеләп үтте Алсу Насыйховна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International