Чираттагы ишегалды бәйрәме Карл Маркс урамы халкын сөендерде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Карл Маркс урамындагы 27 һәм 29нчы күп фатирлы йортларны берләштергән ишегалды территориясе бүген ачылу уңаеннан тантана урынына әйләнде.

Биредә яшәүче нурлатлыларны көтеп алынган вакыйга белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.

«Безнең ишегаллары «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә матурая һәм төзекләндерелә. Хәзер  аның алга таба торышы да, аның сакланышы да биредә яшәүчеләрнең үзләреннән тора», - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Котлау сүзләренә «Торак» идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлзифа Мортазина һәм шәһәр Советы депутаты Татьяна Фадеева да кушылды.

Ишегалдын төзекләндерү эшләреннән соң аның территориясендә таган, комлы уен мәйданчыгы, ял өчен эскәмияләр, асфальтланган юл, автомобильләр өчен парковка барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International