РФ Дәүләт Думасына 8нче чакырылыш депутатларын сайлау өч көн дәвамында – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Бу көннәрдә шәһәрдә һәм авылларда сайлаучылар өчен 56 сайлау участогы ачылачак. «Нурлат-информ»га булачак сайлаулар турында Нурлат шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алсу Рәхмәтуллина җентекләбрәк сөйләде.
Алсу Насыйх кызы сүзләренә караганда, нурлатлыларга участокка кайсы көнне килеп тавыш бирүнең аермасы юк, алар өч көннең берсендә, алар өчен уңайлы вакытта үзләренең сайлау участогына килеп сайлау мөмкинлеге бар. Сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 гә кадәр ачык булачак, дип өстәде ул.
Ул шулай ук нурлатлыларга сайлау участогына кергәндә битлек, перчаткадан, авторучкадан торган җыелма тапшырылачагын искәртте. Керү юлында шулай ук термометрия, кулларны антисептик белән эшкәртү дә үткәреләчәк.
"Идәндә кирәкле социаль дистанцияне үтәү өчен махсус тамга билгеләнгән, сайлау комиссияләре әгъзалары саклагыч костюмнар һәм экраннарда булачак. Моннан тыш, һәр өстәлдә комиссия әгъзасы һәм сайлаучы арасында саклык экраны урнаштырылачак. Сайлау комиссияләренең барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән", - дип ассызыклады белгеч.