Анда Бөек Ватан сугышы вакытында чуаш халкының данлы улы, танкны оста йөрткән , Советлар Союзы Герое Коновалов Семен Васильевичның тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләнә.
Ул Безнеке, Татарстанныкы – тумышы белән Югары Ослан районының Ямбулат авылыннан.
«Бу китап өстендә эшләгәндә, минем, барыннан да элек, Семен Васильевичның әхлакый һәм чиста кешелек сыйфатларын ачарга теләдем. 1942 елның 13 июлендә Воронеж-Ворошилов операциясе вакытында Коновалов җитәкчелегендәге КВ-1 танкы экипажы 16 танкны, 2 бронетранспортерны һәм 8 дошман автомашинасын юк итә. Бу әсәрне иҗат итү процессында минем алда торган төп бурыч шунда ки, Семен Васильевичның патриотизм чыганагын күрсәтү һәм киләчәк буыннар хәтерендә туган илнең героик үткәнен саклап калу», – дип уртаклаша автор.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир Михайлович бу бурычны тулысынча үтәгән. Китап җиңел укыла, танк сугышы картинасын, экипажның ясалма булмаган аерым хис-тойгыларын сурәтләп, юл астында юл языла. Аның легендага лаек булган батырлыгы юкка гына «Какшамас» хәрби-тарихи кинолентаның нигезенә ятмаган.