Шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр, шәһәр үзәгендә яшәүчеләр кебек үк, уңай эмоцияләр кичерә – чөнки алар микрорайоны да күзгә күренеп яңара бит.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Завод урамындагы 22, 24 һәм 26нчы йортларның ишегалды территориясе төзекләндерелә. Биредә эш кайный. Менә трактор чүмечле тротуар урнаштырылган урынга вак таш сала, ә тротуар ишегалды территориясенең бөтен периметры буенча булачак. Әлеге ишегалды урамдагы күпфатирлы өч йортны берләштерә. Ишегалдының икенче өлешендә тротуар инде асфальт катлам белән түшәлгән. Территория үзгәрә, шулай да халыкны борчый торган нәрсәләр дә бар әле.
Бу көннәрдә Хәмәдиев урамында да шундый ук эшләр алып барыла, ул К.Маркс урамының гомуми концепциясенең дәвамы гына түгел, ә, нигездә, аны Шашин һәм Самаренкин урамнары белән тоташтырачак.