Кичә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.
Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм башкалар катнашты.
Мәдәният сарае фойесында белем бирү оешмаларының методик күргәзмәсе оештырылган иде, биредә мәктәп һәм балалар бакчалары педагоглары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аннары киңәшмә пленар утырыш форматында узды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина «Төп стратегик ориентирлар контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Нурлат педагогларын уку елы башланыр алдыннан Станислав Андреев, Людмила Рыбакова да сәламләде. Үз теләкләрен район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җиткерде.
Традиция буенча август киңәшмәсе бүләкләү белән дәвам итте. Районның иң яхшы педагоглары бу көнне төрле тармак бүләкләре алды. Укучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыйган укытучыларны Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы гранты белән бүләкләделәр. Биредә үк белем бирү учреждениеләренең яңа 2021-2022 уку елына үткәрелгән смотр-конкурсына йомгак ясалды.
Чара “Театр” скверында район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән матур концерт белән тәмамланды.