Кичә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында шәһәр мәйданында мәктәп ярминкәсе узды.
Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм башкалар катнашты.
Пленар утырышка кадәр мөхтәрәм кунаклар үзәк мәйданда җәелдерелгән ярминкә эше белән таныштылар. Мәгариф учреждениеләренең матур итеп бизәлгән чатырлары, педагоглар һәм балаларның чыгышлары шәһәр халкының игътибарын ерактан ук җәлеп итте. Биредә районның барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективлары мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән продукция - җиләк-җимеш, яшелчә, тозланма, кайнатмалар, кул эшләре тәкъдим иттеләр.
Шәһәр халкы кышка запасларны бик теләп алды, алар арасында Насыйровлар гаиләсе дә бар иде.
«Барысы да бик матур итеп бизәлгән, бөтен күңелләрен беиреп әзерләнгәннәре күренеп тора. Соңгы елларда Мәскәүдә яшибез, әмма анда да шундый җылы атмосферада узучы бәйрәмнәрнең булганы юк. Кызыбыз өчен бик рәхәтләнеп бакча җиләге сатып алдык», - дип уртаклашты гаилә башлыгы Наил Насыйров. Аның тормыш иптәше Эльвира биредә бәяләрнең кулай булуын билгеләп үтте, ярминкәдә сатып алган ташкабактан өйләрендә яшелчә коймагы әзерләргә вәгъдә бирде.
Ярминкәдә яшь нурлатлылар – төрле иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре дә үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Район укучылары башкаруындагы флешмоб ярминкәгә матур нокта куйды