Чулпан мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Ул-Нурлат районында «Мәгариф» милли проекты кысаларында яңа уку елыннан башлап үз ишекләрен ачачак 6 үзәкнең берсе.

Җәйнең беренче көннәрендә әле Чулпан мәктәбенең химия, физика һәм биология кабинетлары башкалардан берни белән дә аерылып тормады. Бүген исә ремонт эшләреннән соң алар танымаслык булып үзгәргән, бигрәк тә диварлары ерактан игътибарны җәлеп итә.

Әйтик, химия кабинетында алар кызгылт сары, физика кабинетында -  аксыл шәмәхә, биологиянеке яшел төсләргә буялган. «Үсеш ноктасы» логотиплы кабинетлар инде балаларны кабул итүгә тулысынча әзер. Ә шушы көннәрдә анда беренче кунаклар да булып китте. Биредә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белем алу өчен тудырылган заманча шартлар белән танышты.

Белем бирү үзәгенә беренче бүләкне Александр Шадриков ясады. Аларга тапшырылган китаплар укучыларга биология буенча белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International