Белем көне алдыннан аларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков котлады.
Булачак беренче сыйныф укучылары, сыйныфларына кереп, туп-туры үз рюкзакларына тутырылган бүләкләрне кызыксынып карый башладыдар. Аларда укучылар өчен кирәкле пенал, линейка, клей, буяулар һәм башка төрле кирәк-яраклар белән бергә яшь эколог формасы да бар иде. Ә бу инде нәни укучыларның якты киләчәген күз уңында тотып ясалган бүләк, чөнки белем дөньясы бик кызыклы һәм аңа юл инде беренче сыйныфтан ук башлана.