Нурлат районында җитештерү һәм социаль объектлар территорияләрендә даими рейдлар үткәрелә.
«Табигый янгыннарның нефть һәм газ чыгару объектларына таралуын булдырмас өчен, кызыксынган хезмәтләр белән берлектә минераллаштырылган янгынга каршы полосаларның торышын тикшерү, җитештерү һәм социаль объектлар территорияләрен, минераллаштырылган полосаларның коры үләннән, куаклардан кабат чистарту буенча рейд үткәрелә", – дип сөйләде 73 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге инспекторы Ринат Бадыйгин.