Нурлат районыннан сугышта катнашучыны Каим Сәмигуллинны Курск сугышы тәмамлануның 78 еллыгы белән котладылар

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков ветеранны котлап рәхмәт сүзләрен белдерде.

23 август -  78 ел элек совет гаскәрләре фашистларны Курск дугасында тар-мар итү белән бәйле Россиянең хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы куанычлы, безнең арада Бөек Ватан сугышының иң мөһим көрәшләренең берсе турында истәлек саклап яшәүче каһарманнар да бар әле.

Чулпан авылында яшәүче Каим Сәмигулла улы Орловск-Курск дугасында данлыклы көрәштә яшь җилкенчәк егет буларак катнаша, 1943 ел башында аңа 18 яшь тула. 1943 елның июнендә сержант исемендә ул башка иптәшләре белән бергә Рокоссовскийның Үзәк фронтына җибәрелә.

"Безне Казаннан өстәмә көчләр буларак җибәрделәр, безнең армия инде һөҗүмгә күчкән иде. Без Карачево шәһәрен азат итүдә катнаштык. Аннары безнең полк үзгәртеп корылды һәм мин сугышчан юлымны Брянск фронты составында дәвам иттем. Брянск тирәсендә яраландым», - дип сөйләде ветеран бу турыда кунакларга.

ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлау сүзләре ветеранга зур рәхмәт белдереп бүләкләр тапшырдылар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булып яши, көн саен мәчеткә йөри, тарих белән кызыксына, туган авылы тарихына кагылышлы мәгълүматларны җыя.

"Сез барыбызга да үрнәк булып торасыз. Озын гомер сезгә һәм сәламәтлек", - дип теләде Александр Валерьевич Каим Сәмигулла улына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International