Нурлат районында район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Нурлат гимназиясе базасында көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш, төньяк һәм яңа төньяк микрорайоннарында яшәүчеләр җыены булды.

Традиция буенча халык алдында башкарылган эшләр турында отчетлар белән район башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук идарәче компанияләр һәм ТҖҮ җитәкчеләре чыгыш ясады.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов шәһәр буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. «Нефтяник» оешмасы җитәкчесе Айрат Морзаханов, «Ямьле йорт» -  Минсәгыйт Хәсәнов, «Коммунальник» оешмасы җитәкчесе Марат Хәмидуллин чыгышлары урыннарда конкрет эшчәнлеккә кагылды. Халык алдында шулай ук 5,6,7 нче ТИҮ җитәкчеләре Николай Фадеев, Людмила Батыршина һәм Анатолий Евлентьев чыгыш ясады.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин районда узган чорда ниләр эшләнүе турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул районның социаль-икътисади үсешенә, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга, социаль әһәмиятле объектларны, иҗтимагый киңлекләрне төзү һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагылды, шулай ук киләчәккә планнар белән уртаклашты.

Очрашу ахырында Нурлат районы башлыгы һәм җаваплы хезмәт җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирде. Алар территорияләрне төзекләндерү, сәүдә нокталарын урнаштыру, су бүлү системасын ремонтлау һ. б. мәсьәләләргә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International