Өмә үткәрү инициативасы белән җирле мәчетнең имам-хатыйбы чыгыш ясады, ә Бикүле халкы бик теләп катнашты.
Кичә Бикүле халкы һәм авылдан чыккан кешеләр җирле зиратны җыештыру буенча өмә оештырды.
«Барысы бергә 3 гектар мәйданда территория җыештырылды, кипкән-корган үләннән һәм чүп-чардан чистартылды. Өмәдән соң бергәләп самавыр куеп чәй эчтек. Каршы килмичә хуплап алып өмәдә катнашучыларга рәхмәт", - диде Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шимбә өмәләрен оештырганда авыл җирлеге халкы смартфоннардагы кушымталардан файдалануны кулай күрә. Анда аларның мессенджерлардада үз чатлары бар, бер-берсе белән аралашалар һәм яңалыклар белән алмашалар.