Нурлат волейболчылары төрле буын вәкиләре турнирында очрашты

2021 елның 22 августы, якшәмбе

Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренеры Вячеслав Лобовның чыгарылыш сыйныф укучыларын  очраштырган традицион очрашуы җиденче тапкыр оештырылды.

Бу, мөгаен, чыгарылыш сыйныф укучыларының спорт формасында  очрашуга килгән бердәнбер очрашуыдыр. Быелгы ел да искәрмә түгел. Төрле елларда волейбол белән шөгыльләнгән кызлар Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренеры Вячеслав Лобов янына «Тулпар» спорт сараенда төрле буын вәкилләре турнирында катнашу өчен җыелдылар.

Чыннан да әлеге турнир буыннар арасында элемтәләрне, гореф-гадәтләрне, шулай ук спортка булган мәхәббәтне ныгытуда мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International