Кәкре Атаудан Алиевлар гаять зур кабак үстергәннәр

2021 елның 22 августы, якшәмбе

Миннехатыйп һәм Минҗиһан Алиевлар быел да мул итеп кабак уңышы җыйганнар.

Күпләр быел корылык аркасында кабак та начар булды дисә, ә менә Кәкре Атаудан Алиевлар аны кая куярга белмибез, дип зарлана. Быел да  үстергән кабаклары мул уңыш белән сөендергән, ә иң зур үлчәмдәгесе 50 килограммлы булып чыккан.

Алиевлар гигант кабакларын озак сакларга җыенмый. Төрле ризыклар әзерлиләр,шулай ук кабак кәҗәләр һәм кош-корт өчен дә витаминнарга бай азык. Кышын туңдырылган килеш тә бара икән: аларны тавыкларына пешерәләр. Әлбәттә, балалар һәм оныкларга да мул уңыш җитәрлек. Ә алар аз түгел – киленнәре, кияүләре белән бергә бүгенге көндә 23 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International