1 сентябрьдә яшь нурлатлылар парта артына утырачак

2021 елның 22 августы, якшәмбе

Ата-аналары Нурлат хастаханәсендә эшләүче 26 беренче сыйныф укучысы беренче кыңгырауга  яңа мәктәп кирәк-яраклары белән барачак.

Уку елы башланыр алдыннан алар өчен район хастаханәсенең профсоюз оешмасы чын бәйрәм оештырды.

Бу матур вакыйга булачак укучылар, әлбәттә, берүзләре генә килмәгән. Кемдер әнисе белән, кемдер әтиләре белән, Ә Гүзәл Мостафина, мәсәлән, әнисе, әбисе, хәтта 91 яшьлек зур әнисе Маһруй Нуретдинова белән бергәләп килгәннәр. Чарага килүчеләрне сәхнәдән Нурлат хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев котлады. Ул беренчеләргә укуларында уңышлар, ә башкаларга нык сәламәтлек, сабырлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International