Әтиле һәм кызлы Гайнетдиновларның гаилә экипажын Александр Шадриков һәм Алмаз Әхмәтшин котладылар

2021 елның 22 августы, якшәмбе

Урак төгәлләнде, ә кыр эшләре дәвам итә. Уҗымнарны чәчү шактый игътибар таләп итә.

"Восток Зернопродукт"ның Колбай-Мораса бүлекчәсе басуларында да бу көннәрдә кызу эш вакыты – көзге культуралар чәчү бара. Язгы эшләр кебек үк, бу эшне дә вакытында башкарып чыгу мөһим.

Әтисе-алдынгы игенче Рафаэль Идрисовичта икенче сезон комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче Руфинә Гайнетдинованы исә,  җирдә хезмәт кую әле иҗатка да рухландыра.

Әлегә ул киләчәктә нинди һөнәр сайларга икәнен хәл итмәгән, әмма басудагы хезмәт, аның уңышка үз өлешен кертүен, аның күңелендә һәм иҗатында чагылыш табуын кыз яхшы аңлый. Сүз дә юк, министр һәм район башлыгы кулыннан алдынгы механизаторлар Рафаэль Гайнетдинов һәм Нияз Зәйнуллин белән бергә алган акчалата сертификат, бүләкләр, Руфинәгә дә өметләрне акларга, зурларга омтылырга этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International