Нурлат халкына кемнәр айлык акчалата түләүгә исәп тота алуы турында сөйләделәр

2021 елның 21 августы, шимбә

Бу мәсьәлә буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Идарәсенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) белгечләре бирде.

Айлык акчалата түләү-ПФР территориаль органнары тарафыннан гражданнарның аерым категорияләренә билгеләнә торган социаль түләү.

Бер тапкыр бирелә торган акчаны алу хокукына ия булган гражданнарның тулы исемлеге белән РПФ сайтының «Социаль түләүләр» бүлегендә танышырга мөмкин.

Бер тапкыр бирелә торган акчаны билгеләү гариза бирү характерын йөртә. Гаризаны РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында яки КФҮдә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International