Татарстанда хезмәтне саклау һәм 2021 елгы уңышны җыеп алу чорында куркынычсыз җитештерү таләпләрен үтәү максатыннан игълан ителгән айлык тәмамланды.
Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу чорда хуҗалыкларда бәхетсезлек очраклары булмаган.
Урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж нигезендә эш иттеләр, урып-җыю техникасының техник торышы, янгын сүндергечләр һәм медицина аптечкаларының булу-булмавы даими рәвештә тикшерелде, тиешле башка чаралар үткәрелде.