Нурлатлылар гариза язмыйча гына пенсия тупланмаларын хокукый дәвамчылар сыйфатында ала алмаячак

2021 елның 21 августы, шимбә

Нурлат районында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) вафат булган иминиятләштерелгән  затның пенсия тупланмалары акчаларын түләүнең мөрәҗәгать итү характерында булуын һәм әлеге акчаларны алу өчен беренче адым булып пенсия тупланмаларын түләү турында гариза (алга таба - гариза) язу кирәклеге хакында искә төшерә.

Шуны да истә тотарга кирәк: гамәлдәге кануннарда үзләре турында хокук варисы буларак белдерергә мөмкин булган вакыт чикләнгән: гариза бирү иминләштерелгән зат вафат булган көннән алып алты ай эчендә башкарылырга тиеш. Әмма, әгәр 6 ай вакыт узса, бу хокук суд тәртибендә торгызылырга мөмкин.

Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмалары акчаларын түләү буенча мәгълүматны хокук варисларына ПФРның теләсә кайсы клиент хезмәтендә, шулай ук РПФ интернет-сайтында алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International