Югары Нурлат микрорайонында халык җыены узды

2021 елның 21 августы, шимбә

Район җитәкчелегенең җирле халык белән чираттагы очрашуы Югары Нурлат микрорайонында узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин алып барды.

Микрорайонда агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында «Югары Нурлат» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ильяс Төхвәтуллин сөйләде. Мәсәлән, узган ел откан грантның калган акчаларына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәле янында брусчатка белән тротуар җәелгән, район башкарма комитеты ярдәме белән 115 яктырткычны алыштырганнар. Әмма хәл ителмәгән бурычлар да бар.

Халык җыены күңелле нотада тәмамланды: Югары Нурлатта яшәүче Миннегөл Әбҗәпбарова, Лилия Шәфиева, Рәзинә Гыймадиева һәм Фәнүзә Асылмәрдановага микрорайонны яшелләндерүгә керткән өлешләре, шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International