Микрорайонда яшәүчеләр шәһәр җитәкчелеге белән очрашуга Халыклар дуслыгы йортына җыелды.
«Экодом» идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәев беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр, икенче яртыеллыкка бурычлар һәм планнар турында чыгыш ясады. 1 нче номерлы «Шикәрзаводы» ТОС рәисе Татьяна Максимова шәхси секторның үз карамагындагы йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре турында сөйләде.
Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов җыелган гражданнарга телефон мошенниклы очракларының артуы турында мөрәҗәгать итте. Ул барлык яшьтәге нурлатлыларны уяу булырга һәм телефон хулиганнары ятьмәсенә эләкмәскә чакырды. Моннан тыш, Сәйяр Зыятдинов микрорайонда яшәүчеләр белән аларны борчыган башка темаларга да сөйләште.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, үз чиратында, шәһәр һәм торак пунктларны төзекләндерү буенча башкарылган проектлар белән таныштырды, төзелгән социаль-мәдәни объектлар турында сөйләде. Ул шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы һәм объектлар - «Кондырча» ландшафт паркы төзелеше һәм Шашин урамындагы күлне төзекләндерү эшләре турында сөйләде. Алмаз Сәлимов шулай ук районда яшьләр өчен тудырылган шартлар турында да сөйләде.
Халык микрорайон территориясендәге яңа амбулатория бинасы турында үз теләкләрен җиткерде, анда аерым лаборант һәм стоматолог булдыруны сорадылар. Район башлыгы карап тикшерүгә мәсьәләне кабул итте.
Очрашу ахырында Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларның CОVID-19дан вакцина ясату мөһимлеге турындагы мәсьәләне кузгатты, үз-үзләрен һәм якыннарын яклау өчен прививка ясарга чакырды.