Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү

2021 елның 20 августы, җомга

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы зур.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, оператив хәл начарланганда, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системаның муниципаль звенолары өчен югары әзерлек режимын кертергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International