Әмзә авыл җирлегендә халык җыены узды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Әмзә авыл җирлегендә үткән халык җыенында узган чорга йомгак ясалды, агымдагы эшләр һәм планнар белән таныштырылды. Очрашу Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашында узды.

Иң элек Әмзә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллин башкарылган эшләр, шул исәптән «Чиста су», яктырту программалары буенча хисап тотты. “Авыл халкы президент программаларында да актив катнашырга тырыша. 2015 елдан хәзерге вакытта 11 хуҗалык терлекчелек биналарын төзү һәм реконструкцияләү программасында катнашып, 2 млн.140 мең сумлык субсидия алды һәм савым сыерларының баш санын арттырдылар”, – диде ул.

Авыл җирлеге территориясендә 1 Бөек Ватан сугышы ветераны, 6 тыл хезмәтчәне яши. 2 клуб, китапханә, 3 ФАП, 2 шәхси кибет, ветеринария пункты, почта бүлекчәсе, 2 мәчет эшли.

Очрашу барышында район башлыгы урынбасары Линар Маняпов районның социаль-икътисади күрсәткечләрен яңгыратты, авыл җирлегендә яшәүчеләргә программалар килүен көтеп тормыйча, үз территорияләрен төзекләндерү өчен яхшы мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте. Ул бу юнәлештә актив эшләргә чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International