Нурлатта шәһәр һәм район Советларының чираттагы сессияләре узды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Эш барышында мөһим мәсьәләләр каралды.

Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессияләре узды.

 Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә депутатлар җиде мәсьәлә буенча фикер алышты һәм карарлар кабул итте.

 

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча эше турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сөйләде.

Шунда ук депутатлар муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан ТР Нурлат районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативларына муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турындагы мәсьәләләрне карады, район Советының «Нурлат муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында» 2009 елның 25 февралендәге 204 номерлы карарына үзгәрешләр кертте.

 Шулай ук муниципаль берәмлек милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның прогноз планы, авыл җирлекләренең участок сайлау комиссияләре составына өстенлекле тавыш бирү хокукы белән кандидатуралар тәкъдим итү турындагы мәсьәләләр дә каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International