Бу көннәрдә иганәчеләр ярдәме һәм Кычытканлы халкы ярдәме белән Каенлык чишмәсен чистарттылар, аның территориясендә ике беседка урнаштырдылар.
– Каенлык чишмәсе – элек-электән авыл халкының су эчә торган чишмәсе, әмма соңгы елларда ул ташландык хәлдә иде, - диде авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров. - Һәм менә быел Сөләйман Мотаһиров инициативасы, мәчет һәм Илнур Сәлаховның матди ярдәме белән аны төзекләндерү мөмкинлеге туды. Беренче булып эшкә Альберт Гыйниятуллин һәм Ришат Шәйхиев кереште. Уртак көч белән Чишмә төбен чистарттылар, өстәмә боҗра, ике беседка, эскәмия урнаштырдылар. Чишмә зират янында урнашканлыктан, беседкаларның берсе авыл халкының туктап ял итү урыны булып тора. Авыл халкы бу эштән читтә калмады, өмәдә бердәм булып территорияне җыештыруда катнашты, Илсаф Атауллин үз тракторында җирне тигезләде.